Учебник по Татарскому языку 6 Класс

Уважаемый гость, на данной странице Вам доступен материал по теме: Учебник по Татарскому языку 6 Класс. Скачивание возможно на компьютер и телефон через торрент, а также сервер загрузок по ссылке ниже. Рекомендуем также другие статьи из категории «Справочники».

Учебник по Татарскому языку 6 Класс.rar
Закачек 2458
Средняя скорость 5631 Kb/s
Скачать

Успейте воспользоваться скидками до 70% на курсы «Инфоурок»

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы

Башкарма комитеты мәгариф идарәсе

«Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле 15 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе»

муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

“ ___” _______2013 нче ел

Милли мәгариф буенча

________ /Гыйзәтуллина Г.Х./

“ ____” __________2013 нче ел

15 нче мәктәп директоры

__________ /Орлов В.Ф./

“ ___” ______2013 нче ел

6 нчы В сыйныфының рус төркеме өчен татар теле фәне буенча эш программасы

(сәгатьләр күләме: атнага 3 сәгать, елга 105 сәгать)

Төзүче: Әхмәтова Миләүшә Индус кызы,

татар теле һәм әдәбияты укытучысы, 1 квалификацион категория

Педагогик киңәшмә утырышында каралды

“ ___” август 2013 нче ел

___ номерлы боерык белән гамәлгә кертелде

“ ___” август 2013 нче ел

Түбән Кама шәһәре

2013-2014 нче уку елы

Татарстан Республикасының мәгарифне үстерү турындагы Законын, Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында Татарстан Республикасы Законын тормышка ашыру максатыннан, Татарстан Республикасы рус мәктәпләрендә укучы рус балаларына татар теле дәүләт теле буларак өйрәтелә.

6 нчы сыйныфның рус төркемендә татар теле фәне буенча эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелде:

1. Рус мәктәпләрендәге рус төркеме укучыларына татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. Казан, 2005 ел

2. ТР Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән «Рус телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасы” (1 -11 нче сыйныфлар) / Төз. Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2011

3. 2013-2014нче уку елына мәктәпнең базис укыту планы.

Программа буенча 6 нчы сыйныфта татар теле һәм әдәбияты дәресләренә барлыгы 168 сәгать бирелгән. Бу эш программасы дәүләт программасына нигезләнеп, белем бирү учреждениесенең гамәлдәге укыту планы буенча 35 атнага исәпләнеп, ел буена барлыгы 175 сәгать: татар әдәбияты атнага 2 сәгать исәбеннән, ел буена барлыгы 70 сәгать, татар теленә 3сәгать, ел буена барлыгы 105 сәгать исәпләнеп төзелә. Шуларның 6 сы контроль эшкә бирелде, алар арасында 2се тест формасында. Шулардан тыш белем һәм күнекмәләрне тикшерү өчен түбәндәге эш төрләре кертелде: мөстәкыйль эшләр, сүзлек диктантлары, өйрәтү характерында 2 сочинение, 2 изложение.

Сәгатьләр арту сәбәпле программаның эчтәлеген тулысынча саклап, эш программасына кайбер үзгәрешләр кертелә. Үзгәрешләр (татар теле): “Яңа уку елы котлы булсын” циклы буенча грамматика һәм лексика өйрәнүгә – 1 сәгать, “Туган көн күңелле бәйрәм” циклы буенча грамматика һәм лексика өйрәнүгә– 1 сәгать, “Туган җирем Татарстан” циклы буенча грамматика һәм лексика өйрәнүгә– 1 сәгать, “Дүрт аяклыдусларыбыз” циклы буенча грамматика һәм лексика өйрәнүгә – 5 сәгать өстәлә, “Мин – зур ярдәмче” циклы буенча грамматика һәм лексика өйрәнү– 5 сәгать, “Минем дустым” циклы буенча грамматика һәм лексика өйрәнү – 2 сәгать, “Сәламәт тәндә-сәламәт акыл” циклы буенча грамматика һәм лексика өйрәнү – 3 сәгатькә кыскара. Стандарт буенча өйрәнелергә тиеш булып, программада бирелмәгән дәрес темалары курсив белән бирелде.

6В сыйныфында татар теленнән гомуми белем бирүнең максатлары :

1) укучыларга татар теленең фонетик, лексик, грамматик нигезләре буенча гамәли белем бирү;

2) балаларда телдән һәм язма сөйләм күнекмәләре булдыру; сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре буенча күнекмәләр формалаштыру;

3) укучыларның иҗади активлыгын арттыру, аларда татар телен өйрәнүгә омтылыш һәм кызыксыну тәрбияләү;

4) балаларның рухи дөнясын баету, төрле милләт вәкилләре арасында телләрне өйрәнү аша бер-берсенә ихтирам һәм дуслык хисе тәрбияләү.

6нчы В сыйныф укучыларының белем дәрәҗәсенә таләпләр:

Туры с ө йл ә м бел ә н таныштыру.

Тартымлы исемнәрне килешләрдә төрләндерү, текстта таный белү.

Хәл фигыльнең-гач/-гәч, -кач/-кәчформасыбеләнтаныштыру.

Бәхеткәк аршы, кызганычкакаршы, киресенчәкерешсүзләренсөйләмдәкуллану.

Билгесез ү тк ә н заманхик ә я фигыльне сөйләмдә куллану.

Билгеле киләчәк заман хикәя фигыльнең барлыкта зат-сан белән төрләнеше.

Җ өмләнең баш кисәкләре: ияһәмхәбәр, аларарасындасызыккуелуочракларыбеләнтаныштыру.

Барыйм әле төзелмәсе белән таныштыру. Теләк фигыльне (-ыйм/-им, -ыйк/-ик),

Теләк белдерүнең башка формаларын таныштыру

Чакыру кәгазе яза белү .

Барасы килә, эчәсе килми төзелмәләре белән таныштыру.

Җыю, микъдар, тәртип саннарының кулланылышын кабатлау.

Боерык фигыльне барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләндерү.

Минем барасым килә (килми) төзелмәсен куллану.

Яңа уку елы котлы булсын

Уку-язу әсбаплары исемнәре; сәнгать,

Һөнәр, мәгълүмат, фән, фәнни, мәсьәлә, мөстәкыйль, мисал, балчык, гарәп, кульязма, һәйкәл, Кытай, борынгы, пыяла, тарих, тарихчы, тәрҗемәче, телче, көтүче, киңәш, гыйлем, төзегән, киләчәк, эндәшү, төштән соң, сынлыра, күтүк, шөреп, төш, бүләк, мактана, пөүтә, әйбер, нәтиҗә, зарлану, иске, маҗаралы, вакыт, киштә, пычратма, ертма

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше.

Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше.

Исемнәрнең тартым белән, тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше.Исем ясагыч кушымчалар

Сүз мәг ънәсе. Сүзлекләр.

Җөмлә. Тулы һәм ким җөмләләр

Килешләр. иялек килеше

Язуда килеш кушымчалары ялгану

Мин – зур ярдәмче

Бу як, теге як, юл аша, тасма, күтәреш (әле), кисеш (әле), чишеш (әле), җыештырүчы, тәмамлый, көрәшкәч,

урнашкач,туктагач, аңлау, беркөнне, соңрак, озак, олы, сайла, каты, көри, төзәтә, сәбәп, җыя, түгәрәк, тыйнак, алдакчы, тәртипсез, елый, терелә, тавыш, ерак, илт, инеш, вакыт, сагыну,

бит, әле, төтен, шикелле, исән-сау,

шома, текә, урта, югалткан, тапкан,

киңәш, тимә, сөенеч, игълан, тигез,

кунаклар, өлкәннәр, хуҗа,сыйлый, бүлдерү, борчылу, ачулану, шау-шу, тынлык, авырлык

Фигыль. Билгесез үткән заман хикәя фигыль.

Үтенү, белдерү фигыль формалары (фигыльнең йөкләтү юнәлеше)

Сыйфат. Сыйфат дәрәҗәләре.

Шарт фигыль. Барлык-юклык формасы

Шарт фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.

Урын-вакыт килеше кушымчалары.

Ия белән хәбәр арасында сызык куелу очрагы.

Сүзләргә аффикслар ялгану тәртибе.

Раслау һәм инкарь җөмләләр.

Билгесез үткән заман хикәя фигыль.

Билгесез үткән заман хикәя фигыль.

Ниһаять,кызганыч,кыен, төрле,оят, ишетү, атна, бөтенләй, бөек, билгеле, төрле, оят, ишетү, атна, бөтенләй,бөек,

билгеле, кадәр, югары уку йорты, бертавыштан, иң, яшьләр, бина, әсәр, кичә, учак, хезмәт, әһәмият, тәбриклим, бәхет,

шатлык, чын күңелдән, тукран, тегә

Фигыльнең барлык-юклык формалары.

Киң һәм тар әйтелешле авазлар.

Алмашлык. Билгеләү алмашлыклары

Җөмләнең баш кисәкләре.

Билгеле үткән заман хикәя фигыль.

Укыйсым бар, язасым бар төзелмәсе

Барыйм әле, эшлим инде” теләк, ният белдерә торган аналитик фигыль формалары.барлык һәм юклык формалары

Хәл фигыльнең төрләре һәм кулланылыштагы үзенчәлекләре

Сыйфат фигыль һәм аның заман формалары

Дуслар белән күңелле”, “Дуслар бер-берсенә булышалар” сөйләм үрнәге. Эндәш сүзләр

Һәрвакыт, һәркөн, үпкәләшү, тиеш, почмак, онытты, акча, һәркем, һәркайсы,

һәр, һәрбер, ишегалды, нына, бирми,

ялкау, юмарт, селтәде, авырта, ярдәм,

чакыру, күтәрелә, даруханә, игеннәр,

ярдәм итегез, ис, яланаяк, түбә, болыт,

Сузык һәм тартык авазлар системасы.

Татар теленә хас булган авазларның әйтелеше

Татар һәм рус телендә уртак булган, ләкин әйтелешләре белән аерылган авазлар.

Татар җөмләсенең төп интона ц ион төрләре. Фраза басымы

Авазларның сүзләрдә, сүзтезмәләрдә, җөмләләрдә әйтелеше. Сүз басымын кую кагыйдәләре.

Сингармонизм законының асылы. Фонетик транскрипция

Тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә сүзләрнең язылышы.

Бер мәгънәле һәм күпмәгънәле сүзләр.

Туган җирем-Татарстан” темасыннан сүзләрнең синонимнары, антонимнары.

Туган җирем-Татарстан” бүлеге буенча кушма, тезмә, парлы сүзләр.

Татар һәм рус телләрендә исемнәрнең килеш белән төрләнү үзенчәлекләре.

Туган көн – күңелле бәйрәм

Чакырам, башлана, бәлеш, табын, Авыз ит, кыстау, кызык, чынлап, милләт, Ау, эләккән, буй

Исемнәрнең сан сүз төркеме белән килүе

Прагматик текстлар. Төрле рецептлар. Ситуацияләр буенча диалоглар

Саннарның исемнәргә бәйләнеше һәм җөмләдәге урыны. Саннарның исемләшүе.

Боерык фигылнең барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләнүе. Табынга чакыру, сыйлау күнекмәләре.

Дүрт аяклы дусларыбыз

Казылык,бәләкәч, югал, юкка,ышан,

шәфкатьле, шаян, хәтле,көнләшү, иркә, эчке, юньле, сурәтлә, рөхсәт, рух, чыгыш, хәбәр, сугыш, кушамат

Туры сөйләм. Туры сөйләм янында тыныш билгеләре.

Саннарның исемнәргә бәйләнеше һәм җөмләдәге урыны.

Фигыль. Фигыль заманнары.

Теләк белдерү төзелмәсе: барасым килә.

Исем. Исемгә кушымчалар ялгау.

Шарт фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.

Исем фигыл ь нең зат-сан, тартым белән төрләнеше .

Сәламәт тәндә – сәламәт акыл

Еш, йокы, зарарлы, саулык, ияләшү, су коенү, өйрәтү, якташым, акыл хезмәте, уңыш, тирән, сукмак, сәяхәт, табыш, агач төбе, буенда, уң, сул, ашыкма, онытма, белми, юлчы, эшкуар, эшмәкәр

Рабочая программа сосотавлена по требованиям ФГОС, по учебнику татарского языка под редакцией Хайдаровой Р.З.

Предварительный просмотр:

Черемухово урта гомуми МБ мәктәбенең УЭ буенча директор урынбасары

Черемухово урта гомуми МБ мәктәбе директоры

МБ утырышы беркетмәсе

“ ____ “ ___________ 2015 ел

“_____ “ ________ 2015 ел

_______номерлы приказ белән

“_____ “ ________ 2015 ел

Черемухово урта гомуми белем бирү муниципаль бюджет белем бирү учреждениясең

татар теле һәм татар әдәбияты укытучысы

Морозова Әлфия Фәнүс кызының

рус телендә сөйләшүче 6 нче сыйныф балалары өчен

татар теленнән эш программасы.

Педагогик киңәшмә утырышында каралган

2015 – 2016 уку елы

Укытучы: Морозова Әлфия Фәнүс кызы

Дәресләр саны: атнага – 4 сәг.

барлыгы – 140 сәг.

Дәреслек: “Татар теле, алтынчы сыйныф: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен өйрәнүче укучылар өчен)/ Р. З. Хәйдәрова, З.Р. Назипова. – Казан: “Татармультфильм”, 2014.- 160 б.”

Эш программасы статусы

Эш программасы түбәндәге документларга таянып төзелде:

1) Татарстан Республикасының “Мәгариф турында” законы.

2) “Коммуникатив технология нигезендә рус телле балаларга татар теле һәм әдәбият укыту программасы”. 1-11 нче сыйныфлар./ Р.З. Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева . Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы, Казан, Татарстан китап нәшрияты.

3) “Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмаларында татар теле укыту, 6 сыйныф. Укытучылар өчен методик кулланма/Р.З. Хәйдәрова, Г. Җ. Әхмәтҗанова.– Казан: Татармультфильм, 2014, 68 б.”

4) “Черемухово урта гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясенең 2015-2016 уку елына базис укыту планы (Педагогик киңәшмә утырышында каралган. Беркетмә №___ “___”_____________2015 ел)

5) Федераль дәүләт гомуми белем бирү стандарты.

Эш программасының структурасы

Татар теленнән һәм әдәби укудан эш программасы бербөтен документ булып тора.Ул түбәндәге өлешләрдән тора: аңлатма язуыннан, УМК, төп бүлекләрне,белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән,укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләрдән, календарь-тематик планнан,әдәбият исемлегеннән.

Эш программасы “Коммуникатив технология нигезендә рус телле балаларга татар теле һәм әдәбият укыту программасы”на һәм “ “Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмаларында татар теле укыту, 6 сыйныф. Укытучылар өчен методик кулланма/Р.З. Хәйдәрова, Г. Җ. Әхмәтҗанова.– Казан: Татармультфильм, 2014, 68 б.” нигезендә “Татар теле, алтынчы сыйныф: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен өйрәнүче укучылар өчен)/ Р. З. Хәйдәрова, З.Р. Назипова. – Казан: “Татармультфильм”, 2014.- 160 б.” дәреслегенә язылган.

6 нчы сыйныфтан башлап БДИга әзерләнү башлана, һәр тема ахырында БДИга кергән күнегүләр эшләнә.

Черемухово урта гомуми белем бирү мәктәбенең базис укыту планы буенча 6 нче сыйныфта уку елы 35 атна тәшкил итә. Татар теле — атнага 4 сәгать. Елга барлыгы 140 сәгать .

— “Татар теле, алтынчы сыйныф: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен өйрәнүче укучылар өчен)/ Р. З. Хәйдәрова, З.Р. Назипова. – Казан: “Татармультфильм”, 2011.- 160 б.”

-Укытучы өчен методик ярдәмлек;

Укыту программасының эчтәлеге.

Федераль Дәүләт стандартларында белем бирү системасының төп үсеш юнәлеше – системалы-эшчәнлекле (системно-деятельностный подход) юнәлеш, ә системаны барлыкка китерә торган төп компонент – нәтиҗә: шәхси, метапредмет, предмет нәтиҗәләре дип билгеләнелә. Стандартларда күрсәтелгән бу концептуаль методологик нигез барлык фәннәрне укыту системасына да, шул исәптән рус телле балаларга татар теле һәм татар әдәбияты укыту системасына да карый. Ягъни рус телле балаларга татар теле укыту системасының барлык компонентлары да: программалар, укыту-методик комплектлары, дәрес процессы, контроль, идарә итү, белем күтәрү һ.б. – бар да бер максатка – нәтиҗәгә хезмәт итә.

Татар телен укыту максатлары

Урта баскычта рус телле балаларга татар телен укыту максатлары берничә аспектны үз эченә ала: танып белү, үстерү, тәрбия, белем бирү.

Танып белү максатының эчтәлеге

Татарстан Республикасында яшәүче һәр милләт кешесенә, үз халкы тарихыннан тыш, шушы төбәктә төп халык булып саналган татар халкы мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, тарихи үткәнен, бүгенгесен, киләчәген белү зарур. Татар халкы белән кулга-кул тотынып яшәргә әзерләнүче һәр кеше бу халыкның бәйрәмнәрен, традицияләрен аңларга, хөрмәт итәргә, әдәбият-сәнгать вәкилләренең иҗади казанышлары белән үзенең рухи үсешен баета алу мөмкинлегеннән файдаланырга тиеш. Программа эчтәлеге телгә өйрәтү процессын бала өчен “башка дөньяга тәрәзә ачу” булырлык һәм шуның аркылы аның үзяшәешендә тулырак аңлавына ярдәм итәрлек итеп сайланды.

Урта баскычта татар халкының рухи дөньясын чагылдырган, тормыш – көнкүрештәге әхләкый проблемаларны үз эченә алган, укучыларның кызыксынуларына, яшь үзенчәлекләренә туры килгән әдәби әсәрләр белән танышу; Татарстанда яшәүче милләтләр, Татарстанның дәүләт символлары, Татарстанның территориясе, географик урыны; башкалабызКазанның тарихи үткәне, бүгенге йөзе; татар сәнгатенең төрле тармаклары буенча күренекле шәхесләр турында укучыларның татарча сөйли алулары төп максат итеп куела.

Үстерү максатының эчтәлеге

Шәхеснең белемле булуы, тәрбиялелек һәм аның фикерләү сәләте үсеше дәрәҗәсеннән дә тора. Укыту процессында үстерү, тәрбия максатларын даими күзаллап эшләү – укытуның практик ягы уңышлылыгының алшарты. Балаларның психик үсешен түбәндәге юнәлешләрдә үстерүгә аеруча игътибар бирү таләп ителә:

– фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерләү;

– хәтерне үстерү (ихтыярый, ихтыярсыз), игътибарлылыкны үстерү;

– аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

– ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне үстерү.

Программага сайланган эчтәлек нигезендә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре буенча да эш оештырганда , бу максатлар беренче планга куела.

Тәрбияви максатның эчтәлеге

Укучыларның тиешле дәрәҗәдәге тәрбиялелегеннән башка укыту процессын оештыру мөмкин түгел. Тәрбия процессы, беренче чиратта, укытуның эчтәлеге һәм методлары белән бәйле. Шуңа күрә программа эчтәлеген сайлаганда, материалның тәрбияви мөмкинлекләрен исәпкә алу мөһим. Эчтәлектә әхлакый проблемалар булган текстлар үзләре үк коммуникатив мотивациягә ия, шунлыктан аралашу ситуациясе булдыру әллә ни кыенлык тудырмый. Башка милләт вәкилләренең күңелен яулардай, аларда гомумкешелек әхлакый сыйфатларны тәрбияләрдәй татар әдәбияты өлгеләре белән таныштыру да шушы ук максатка буйсындырыла,сөйләшү-аралашуга алып чыгуга кулайрак булган әдәби әсәрләр тәкъдим ителә.

Белем бирү максатының эчтәлеге

Укучыларның татар теле буенча лексик, грамматик күнекмәләре филологик белемнәр суммасы дәрәҗәсендә генә калмыйча, ә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрендә дә аралашуда кулланырлык дәрәҗәгә җитүе зарур. Ягъни, укучылар, нинди дә булса сүзне, я грамматик категорияне тану, аеру, аңлау, тәрҗемә итү дәрәҗәсендә генә түгел, аларны аралашу максатыннан мөстәкыйль кулланырлык дәрәҗәдә өйрәнергә тиешләр. Шул вакытта гына татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү бурычы үтәлә.

Программага эчтәлек сайлау үзенчәлекләре

Программага сайланган эчтәлек гомуми белем бирү системасының фундаменталь нигезен тәэмин итә һәм урта гомуми белем бирү баскычында ул тирәнәйтелә. Шулай ук сайланган эчтәлек укучыны рухи һәм әхлакый яктан тәрбияләү, гомуми универсаль уку гамәлләрен формалаштыру максатларына хезмәт итә; башлангыч гомуми белем бирү баскычы программасы белән дәвамчанлыкны саклый.

Программа Федераль Дәүләт стандартларының методологик нигезе булган системалы-эшчәнлекле юнәлешкә туры килә торган коммуникатив технологияне төп укыту ысулы буларак билгели. Укыту процессы, гомуми дидактик принциплардан тыш, коммуникатив технологиянең төп принципларын исәпкә алып оештырыла: аралашуга аралашу аша өйрәтү принцибы (телгә өйрәтү шартларын тормышта телне куллану шартларына якынлаштыру ); шәхси индивидуальләштерү принцибы (укыту процессын укучыларның шәхси ихтыяҗларын, теләк-омтылышларын, индивидуаль-психологик үзенчәлекләрен исәпкә алып оештыру); телне актив фикерләү нигезендә өйрәнү принцибы (аралашу ситуацияләрендә сөйләм бурычына тәңгәл килгән лексик-грамматик материалны укучыларның мөстәкыйль куллануын тәэмин итү); телне функциональ төстә өйрәнү принцибы ( лексик-грамматик материалның коммуникатив максаттан, аралашу ихтыяҗыннан һәм куллану ешлыгыннан чыгып билгеләнүе); ана телен исәпкә алу принцибы ( балаларның ана теле буенча белемнәр системасын исәпкә алу ). Моннан тыш, укыту процессында сөйләм эшчәнлеге төрләренә үзара бәйләнештә өйрәтү принцибы да зур әһәмияткә ия.

Укытуның гомуми, шәхси, метапредмет нәтиҗәләре

Төп гомуми белем бирү мәктәбендә телне гамәли үзләштерү нәтиҗәсендә укучыларда татар теленең күп мәдәниятле дөньядагы роле һәм мөһимлеге турында күзаллаулар формалаша. Татар мәдәниятенең укучылар өчен булган катламы белән танышу башка мәдәнияткә карата ихтирам хисе уята, ягъни укучыларга үз мәдәниятләрен дә тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирә, аларда ватанпәрвәрлек хисе уята.

Төп гомуми белем бирү баскычында татар теленә өйрәтүнең программада күрсәтелгән күләмдә гомуми нәтиҗәләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

  • Укучыларның коммуникатив компетенциясен(аралашу осталыгын) үстерү, ягъни татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләре булдыру;
  • коммуникатив бурычлар куя һәм хәл итә белү, адекват рәвештә арашуның вербаль һәм вербаль булмаган чараларыннан, сөйләм этикеты үрнәкләреннән файдалана алу, итагатьле һәм киң күңелле әңгәмәдәш булу;
  • “Татар теле” предметына карата уңай мотивация һәм тотрыклы кызыксыну булдыру һәм шулар нигезендә белем алуның алдагы баскычларында татар телен уңышлы үзләштергә шартлар тудыру.

Укытуның шәхси нәтиҗәләре

Төп гомуми белем бирү баскычын төгәлләгәндә, укучының үзенә һәм үзенең әйләнә-тирәсендәге кешеләргә, тормыштагы яшәеш проблемаларына карата түбәндәге шәхси кыйммәтләре формалашкан булуы күзаллана :

  • шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;
  • әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;
  • әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;
  • “гаилә”, “туган ил”, “мәрхәмәтлелек”, төшенчәләрен кабул итү, “башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык”, “кеше кадерен белү” кебек хисләр формалашу.

Укытуның метапредмет нәтиҗәләре

Төп белем бирү баскычында татар теле укыту, танып белү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә, шулай ук, реаль тормышта туган проблемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль уку гамәлләрен ( танып белү, регулятив, коммуникатив) формалаштыруга хезмәт итә .

Укучыларда мәгълүмати җәмгыятьтә яшәү һәм эшләү өчен кирәкле күнекмәләр үстерелә. Укучылар текст, күрмә-график рәсемнәр, хәрәкәтле яисә хәрәкәтсез сурәтләр, ягъни төрле коммуникацион технологияләр аша тапшырыла торган мәгълүмати объектлар белән эшләү тәҗрибәсе ала; презентацион материаллар әзерләп, зур булмаган аудитория алдында чыгыш ясарга өйрән ә; у кучыларда, компьютер яисә ИКТ нең башка чаралары белән эш иткәндә, сәламәтлеккә зыян китерми торган эш алымнарын куллана алу күнекмәләре формалаша.

Танып белү нәтиҗәләре :

  • фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;
  • иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру;
  • объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;
  • төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;
  • тиешле мәгълүматны табу өчен , энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.
  • уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;
  • эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;
  • уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;
  • билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;
  • укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;
  • ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;
  • дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм алар белән дөрес эш итә белү;
  • дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.
  • әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;
  • әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү;
  • аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);
  • парларда һәм күмәк эшли белү;
  • мәгълүматны туплау өчен , күмәк эш башкару;
  • әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

6 нче сыйныфның рус телендә сөйләшүче балалары үзләштерелергә һәм камилләштерелергә тиешле гомумкүнекмәләр.

Учебник по татарскому языку для 5-го класса «Күңелле татар теле» для русскоязычных учащихся (автор Хайдарова Р.З.).

Авторы Хайдарова Р.З., Назипова З.Р.

Обучающийся повторяет материал предыдущего учебного года, с помощью различных заданий по составлению диалогов, топиков на данную тему. Осваивает материал по категориям принадлежности, числа и падежа имен существительных; повелительного наклонения глагола и его грамматические категории; пополняет свой лексический багаж новыми лексемами. Начинают изучать словообразующие суффиксы имен существительных в татарском языке (-лык\-лек, -таш\-тәш, -даш\-дәш, -чы\-че). Каждая тема, представленная в учебнике, начинается с актуализации знаний, умений и навыков, на основе которых строится пошаговая система усвоения грамматики.

Учебник апробирован и прошел тщательную экспертизу. Особое удовольствие детям доставят иллюстрации к учебнику, созданные талантливыми художниками объединения «Татармультфильм».

Учебник соответствуют Федеральным государственным образовательным стандартам.


Статьи по теме